Дөньяда ниләр бар?
31 август 2023, 14:44

Бобров вәкаләтләрен ник тәмамлаган?

Казахстан Чит ил эшләре министрлыгы Русиянең Казахстандагы генераль консулы Евгений Бобровның илдән китүе турында белдергән.

Бобров вәкаләтләрен ник тәмамлаган?Бобров вәкаләтләрен ник тәмамлаган?
Бобров вәкаләтләрен ник тәмамлаган?

Китүенең төп сәбәбе ни булгандыр, әмма илче күптән түгел Казахстанда рус телле мәктәпләрнең кимүе, укытучылар кытлыгы күзәтелүе, ә “Рус теле”н казах теле укытылган мәктәптә 1нче класс укучылары программасын алулары турында белдергән булган.

            Казахстан чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Айбек Смадияров Русия илчесе китергән мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдергән һәм ул мисалга Мәгариф министрлыгы мәгълүматларын китергән. Шуңа ярашлы, Смадияров илдә булган 7 711 дәүләт мәктәбенең 3 957сендә - казах, 1 203 мәктәптә - рус, 2 551 мәктәптә казах һәм рус телләрендә укыту алып барылуын билгеләгән.

            Әйткәндәй, Казахстан Русия чик буенда 20 чик заставасы төзергә тотынган. Киеренкелек тудырмагайлары...

фОТО:u.sputnik.kz

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас