Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 август 2023, 23:00

Кибетләрдә тукмачлар кыйммәтләнерме?

Глобаль җылыту сәбәпле макарон ризыкларының дөньякүләм бәяләре артачак, дип фаразлый экспертлар.

Кибетләрдә тукмачлар кыйммәтләнерме?
Кибетләрдә тукмачлар кыйммәтләнерме?

Җәй мәлендә уртача һава температурасы менүе аркасында Европа илләрендә һәм бодайның каты сортларының дөньякүләм яртысы үстерелгән Канадада, уңыш сыйфаты начарайган. Италиядә корылык аркасында фермерлар Төркиядә үстерелгән уңышка өмет итә.

Үз чиратында помидор үстерүче Испания һәм Һиндстан корылык аркасында запаслар кимүе сәбәпле продукциягә бәяләр артуы турында белдергән. Томат бәяләре артуы турында Канада фермерлары да белдергән.

Тикшеренү компанияләре мәгълүматларына ярашлы, соңгы вакытта АКШта макаронның ваклап сату бәясе 8%, Европада 12 % үскән. Халыкара ашлык советы фаразларына ярашлы, 2023—2024 елларда бодайның каты сорты дөньякүләм җитештерелүе тарихи 22 еллык минимумына җитәчәк. Бу хәлнең соңгы өч дистә елда глобаль запасларның кимүенә китерүе мөмкин икән. “Бөтен дөньяның нормаль ихтыяҗын тәэмин итү өчен каты сортлар җитмәячәк”,— дип фаразлый аналитиклар.

Бодай җитмәү мәсьәләсе хакында август башыннан алып сөйлиләр. Украинада һәм Европа илләрендә уңыш күләме кимүе сәбәпле глобаль дәрәҗәдә югары сыйфатлы бодай кытлыгы тууы мөмкин. Франциядә һәм Төньяк Европада койма яңгырлар бодай сыйфатына зыян салган. Бөек Британиядә исә начар һава торышы уңышы җыюны сизелерлек сүлпәнәйткән.

Фото:pokayadoma.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: