

Санкт-Петербургның Приморский районында балалар яңа уку елы алдыннан балалар бакчасыннан мәхрүм калган.
76нчы санлы балалар бакчасы яны территориясен җәй көне ремонтларга тиеш булганнар. Әмма 30 августта мәктәпкәчә учреждениедән 300ләп баланың ата-анасына шалтыратып, төзелеш эшләре тагын ким дигәндә 3 ай дәвамында барачак, дип хәбәр иткәннәр.
Соңрак шәһәр хакимиятендә балаларны “Беговая” метро станциясендәге микрорайонда балалар бакчаларына урнаштырырга вәгъдә иткәннәр. Балаларның яшенә карап, төркемнәрдә урын бирәчәкләр.
Урын бирүләре әйбәт инде, анысы. Әмма яшәгән йорт ихатасында йөрергә өметләнгән бакчадан вакытлыча булса да колак кагу күңелле хәл түгел, әлбәттә.
Чыганак: lenta.ru