

Бу хәл Русия Норвегияне законсыз көтү көтүдә гаепләгәч һәм компенсация сыйфатында йөзләрчә миллион сум таләп иткәннән соң булган.
2023 елның кышында 42 төньяк боланы Норвегиянең Финнмарк провинциясен кисеп чыгып ике айдан артык Мурманск өлкәсе территориясендә йөргән. 40 боланны тотып Норвегиягә тапшырганнар. Русия зыянны 47 млн. Норвегия кроны яисә 420 млн. сум күләмендә бәяләгән. Зыян боланнарның тыюлыкта ничә көн утлап йөрүләреннән һәм аларның ничә баш булаларыннан чыгып исәпләнгән. “Пасвика” Мурманск дирекциясе судта бу суммадан тыш, өстәмә 2 млн. крон (18млн. сумга якын) күләмендә компенсация дә таләп иткән.
Июльдә Норвегиянең бу мәсьәләне хәл итмәүләре билгеле булган. Алар вакыйга буенча фикер алышу өчен “Пасвика” тыюлыгы җитәкчелеге белән очрашырга җыенган булган. Шулай да августка кадәр Норвегия ягы бернинди җавап бирмәгән. 25 августта аларның, башкача чикне кисеп чыгып зыян китермәсеннәр өчен, Русия кире тапшырган боланнарны үтерергә җыенулары билгеле булды.
Русия, Норвегия һәм Финляндия территорияләрендә урнашкан “Пасвик” чик буе табигать тыюлыгы 14 меңнән артык гектар мәйдан били. Тыюлыкның өчтән ике өлеше - урманнардан, калган өлеше сазлыктан гыйбарәт. Русия ягында аюлар һәм пошилар яши, әмма төньяк боланнары юк. Алар Норвегия ягыннан килә.1954 нче елда, боланнар үтеп керә алмасын өчен, Советлар Союзы белән Норвегия чигендә 150 км озынлыгында киртә төзелгән. 70 ел эчендә киртә искергән, хәзер аны яңартырга кирәк. Норвегия аны яңартуга тотынган да инде. Тик эш катлаулыгы килеп туган: төзелеш эшләре Норвегия ягында гына барырга тиеш. Эшчеләр очраклы рәвештә башка ил территориясенә керергә тиеш түгел. “Бу эшне аеруча катлауландыра”, - дип зарлана Норвегия ягы.
Норвегия эшләрен октябрьгә кадәр төгәлләмәкче. Киртә төзү 3,7 млн. крон яисә 32, 8 млн. сумга төшәчәк дип атала.
Фото:mixyfotos.ru