

Приморье крае территориясендәге койма яңгырлар аркасында предприятиеләргә хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга һәм аларны иртәрәк өйләренә кайтарып җибәрергә киңәш ителә. Шундый чакыру белән үзенең Телеграм-каналында төбәк башлыгы Олег Кожемяко чыгыш ясаган.
“Бу юлы Владивосткка, Артёмга, Хасан округына бик көчле яңгырлар килде. Уссурийск, Дальнереченск, Киров, Надежда һәм Кызыл армия округларына да көчле яңгырлар якынлаша”, – дип язган губернатор.
Ул край юлларында килеп туган хәлне катлаулы дип бәяләде. Белгечләр көчле яңгырлар сәбәпле суның юллар һәм күперләр аша агып чыккан урыннарын теркәгән. Кожемяко җирле халыкны шәхси автомобиль транспортында бик кирәк булганда гына юлга чыгарга чакыра.
Август урталарында Приморьега “Ханун” тайфуны килде. Ташкын сәбәпле 65 торак пункт каза күрде, 729 шәхси һәм 7 күп фатирлы йортны һәм ике меңгә якын ихатаны су баскан. Соңгы ун ел эчендә бу ташкын Уссурийск өчен иң көчлеләрдән санала – шәһәрдә 35-40 процент территория каза күргән. Ташкын сәбәпле төбәктән йөзләгән чит ил туристы кайталмый ята.
Чыганак: lenta.ru



