Дөньяда ниләр бар?
24 август 2023, 18:08

Кытай Япониягә ризасызлык белдергән

Кытай Япониядән “хаталы гамәлләрен” туктатуын таләп итеп, катгый каршы чыгыш ясавын белдерде.

Кытай Япониягә ризасызлык белдергәнКытай Япониягә ризасызлык белдергән
Кытай Япониягә ризасызлык белдергән

24 августта Япония «Фукусима-1» атом-электр станциясеннән радиоактив суын диңгезгә агызып чыгара башлаган.  Кытай Япониядән “хаталы гамәлләрен” туктатуын таләп итеп, катгый каршы чыгыш ясавын белдерде.

            Кытайның төп таможня идарәсе 24 августтан Япониядән диңгез продуктларын сатып алуны туктаткан.  Ул үзенең бу карарын “Фукусима-1” атом-электр станциясеннән зарарланган суны диңгезгә агызып чыгаруга бәйли. Шулай ук Көньяк Корея властьлары да  Япониянең дистәдән артык префектурасыннан диңгез продуктлары сатып алуын туктаткан.

Безнең “Роспотребнадзор” да Япониядән зарарланган балык продукциясе сатып алуга юл куелмаячак дип ышандыра. “Фукусима-1” атом-электр станциясеннән радиоактив су агызып чыгару билгеле булганнан соң Япониядән балык промыселы продукциясе артыннан 8 июльдән контроль аеруча көчәйтелгән. Территориаль органнар 7 тоннадан артык диңгез продуктларын тикшергән. Гигиена нормаларыннан читкә тайпылышлар табылмаган. Моннан тыш, 2011 елдан алып Русия компанияләренең Тын океанда тотылган бөтен диңгез продуктлары артыннан җентекле радиацион контроль алып барыла икән. Бу вакыт эчендә лабораторияләрдә 5 меңнән артык проба тикшерелгән.

фото:bangkokbook.ru

 

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас