Дөньяда ниләр бар?
23 август 2023, 17:31

Евгений Пригожинның самолеты һәлакәткә очраган

Ул очкыч бортында булган, диләр. 

msk1.rumsk1.ru
Фото:msk1.ru

Тверь өлкәсендә  Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә тарыган. Джет бортында 10 кеше булган. Readovka басмасы чыганагы мәгълүматлары буенча, шәхси борт – эшкуар Евгений Пригожинныкы. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычта булган 10 кешенең дә һәлак булуын хәбәр итә.

Һәлакәт Бологовский районының Куженкино авылы янында булган.  Һәлакәт турында беренче хәбәрләр Мәскәү вакыты белән 19:20 тирәсендә билгеле була, әмма һәлакәт үзе  18.20 сәгатьтә булган, диләр.

Шәхси самолет Мәскәү-Санкт-Петербург рейсын башкарган. FlightRadar сервисы мәгълүматлары буенча, бортның очышы кинәт өзелгән, радарлар аны күрми башлаган. Һәлакәт турында хәбәрләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында расланган, әмма төбәк властьлары әлегә бу вакыйгага карата комментарийлар бирми.  Җимерелгән Embraer Legacy пассажирлары арасында  Пригожин д булган, диләр.

Эшкуар гадәттә башка самолетлардан файдаланган дип фаразлана, әмма һәлакәт вакытында нәкъ менә шушы бортта булган. Һәлакәткә очраган самолет пассажирлары арасында тагын кем булганлыгы билгесез. Пригожинның очкыч бортында булуы Росавиациядә рәсми рәвештә расланган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас