Дөньяда ниләр бар?
19 август 2023, 16:22

Йөкле булуын 29нчы атнада гына белгән

"Булмас!" - диярләр күпләр, тик...

letsgophotos.ruletsgophotos.ru
Фото:letsgophotos.ru

Подмосковьеда  гәүдә авырлыгы 157 килограммлы хатын йөкле булуын озак вакыт  сизмәгән. Йөклелекнең бары тик алтынчы аенда гына ул еш кына кәефе үзгәрүгә,  көч-хәл белән йөри башлавына һәм кисәк симерүенә аптырый башлаган.

Наро-Фоминскида яшәүче 32 яшьлек хатын бу хәлләргә хәйран калып, поликлиникага мөрәҗәгать иткән. УЗИ үтү нәтиҗәсендә хатынның йөклелекнең 29нчы атнада булуы ачыкланган. Аны шунда ук җирле перинаталь үзәккә озатканнар.

Йөклелекнең 36нчы атнасында медиклар туасы сабыйның үпкәләре сулауга әзер булсын өчен әзерлек үткәргән. Шуны да әйтергә кирәк, пациент хатынның хәле аның артык симез гәүдәле булуы белән катлауланган, җитмәсә, аның икенче типтагы шикәр диабеты да булган. Бәхеткә, операция уңышлы үткәр. Табиблар тырышлыгы белән хатын 3400 грамм авырлктагы сәламәт кыз бала тапкан. Аларны инде перинаталь үзәктән чыгарганнар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас