Дөньяда ниләр бар?
18 август 2023, 09:14

Украинаның хәрби ресурслары бетәме?

XI Халыкара хәвефсезлек буенча Мәскәү конференциясендә Русия оборона министры Сергей Шойгу чыгыш ясады.

Украинаның хәрби ресурслары бетәме?Украинаның хәрби ресурслары бетәме?
Украинаның хәрби ресурслары бетәме?

Украина үзенең хәрби ресурсларын кулланып бетте дип белдерде ул чыгышында. "Хәрби хәрәкәтләрнең алдан ясалган йомгаклары Украинаның хәрби ресурсы бетүен күрсәтә",- дип белдерде оборона министры.
Украинага Көнбатыш илләр, шул исәптә АКШ, Бөек Британия, Чехия , Эстония, Латвия һәм Литва корал озата. Чит дәүләтләр Украинага кимендә 2015 елдан алып хәрби ярдәм күрсәтә, әле дә күрсәтүләрен дәвам итә. Шойгу күзаллавынча, АКШ партнер-илләренең корал озатуыннан файда ала. "Киевка ярдәм күрсәтү исеме астында Кушма Штатлар, ташламалы бәягә Көнбатышта җитештерелгән техника вәгъдә итеп, дөньяның төрле төбәкләрендәге парнерларының хәрби арсеналларын тазарта. Чынбарлыкта, Америка хәрби-сәнәгать комплексы продукциясен өскә чыгару өчен базарны тазарту бара", -диде ул.
Хәрби сыйфатлары буенча күп очракта хәтта совет техникасы Көнбатышныкына караганда яхшырак дип саный РФ оборона министры. "Бүген сугыш кырында Русия коралы өчен ниндидер уникаль һәм юк и теш үтмәстәй нәрсә юк",- диде Шойгу. Немец танкларын, Америка бронялы машиналарын, Британия ракеталарын һ.б. коралларны юк итү буенча Русиянең төпле мәгълүматлары бар. Җитмәсә, Русия үзенең партнерлары белән Көнбатыш техникасының йомшак яклары турындагы бәяләүләр белән бүлешергә әзер. Өстәвенә, Көнбатышның алдынгы сугыш коралларының, операцияләрне планлаштырулары, гаскәрләр белән идарә итүләре һәм НАТО системасы буенча солдатларны әзерләүләре сугыш кырында өстенлекле була алмауларын ачыктан-ачык күрсәтте.
7 июльдә АКШ Украинага кассеталы боеприпаслар тапшыруы турында игълан итте. Шул ук вакытта Вашингтон кассеталы санарядларны куллануның тыныч халыкка куркыныч белән янавын таныды. Киевның кассеталы боеприпаслар куллануы халыкара гуманитар хокук нормаларын боза, диде Шойгу. "Безнең дә кассеталы боеприпаслар бар. Әлегә кадәр гуманитар нияттән чыгып без аларны кулланудан баш тарттык. Әмма бу карарның кире каралуы ихтимал",- диде министр.
Тыныч тормышта яшәүче халык өчен кассеталы боеприпасның никадәр куркыныч икәнен Русия белә диде ул. Моңа кадәр АКШ мондый снарядларны куллану хәрби җинаять дип тәкрарлады. "Вашингтон һәм аның яраннары бүген Украинада бу җинаятьне кыла. Алдан көтелгәнчә, гуманитар оешмалар моны тәнкыйтьләмәде",- диде Шойгу.
Кассеталы боеприпаслар һавада ачыла һәм алардан бәләкәй бомбалар һәм гранаталар коелып, җирдә шартлыйлар. Боеприпаслар берничә йөз метрга чәчелеп шартлый. Снарядларның 30 %ка кадәресе җиргә сеңеп миналарга әверелә. Алар үлән астында дистәләрчә еллар ятарга мөмкин кемдер, еш кына ул кемдер, тыныч тормышта яшәүче кеше, очраклы рәвештә тапмаса. Кассеталы боеприпаслар кулланылган участокны тулысынча тазартып бетерү мөмкин түгел.
Июнь аеннан бирде Украина контрһөҗүмгә әзерләнә. Башта ул хәрби күнекмәләр үткәрәбез, аннары хәрбиләребез Русиянең йомшак урыннарын эзли һәм акрынлап алга бара дигән белдерүләр ясады. Русия исә Украина ягы бер адым да алга күчә алмады, дип белдерде.
Август башларында Көнбатыш басмалары контрһөҗүмнең уңышсызлыгы турында сөйли башлады.

Фото:mirtesen.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас