Дөньяда ниләр бар?
18 август 2023, 09:25

Путин саммитта катнашырмы?

Һиндстан Украинаны G20 саммитына чакырмаган.

Путин саммитта катнашырмы?Путин саммитта катнашырмы?
Путин саммитта катнашырмы?

G20дә Һиндстан рәислегенең махсус секретаре Миктеш Парадеш шулай дип белдергән.
Глобаль Көньякның Русиягә каршы коалиция оештыру буенча тырышлыкларына Һиндстан ярдәм итәчәкме дигән сорауга карата Парадеш журналистларга: "G20 - ул икътисади форум", дип җавап биргән.
Саммитта илләр җитәкчеләре катнашачак. "Зур егермеле"гә кергән илләрдән тыш, Бангладеш, Мысыр, Маврикий, Нигерия, Испания, Нидерландия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Оман һәм Сингапур лидерлары да чакырылган.
Путин саммитта катнашачакмы? Бу сорауга РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Месков: "Путин G20 саммитына ихтимал булган сәфәр турында әлегә карар кабул итмәде",- дип белдерде.
Унсигезенче тапкыр оештырылган саммит 9 - 10 сентябрьдә Нью-Дели шәһәрендә үтәчәк.

Фото:ВКонтакте

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас