

Парад 1920 елдагы "Висладагы могҗиза" дигән дан тоткан Варшава сугышының еллыгына багышланган. "15 август - Варшава өчен сугышта җиңгән яугирләребезнең якты истәлеге каршында баш ию мөмкинлеге генә түгел. Бу безнең көчне, һич икеләнүсез безнең чикләрне яклаячак куәтле кораллы көчләр булдыруыбызны күрсәтү өчен идеаль көн",- дигән Польша оборона министры Мариуш Блащак.
Парадта 2 меңгә якын Польша һәм НАТО илләре солдатлары, 200 хәрби техника катнашкан. Атап әйткәндә, вертолетлар, Америка самолетлары һәм танклары, Көньяк Корея танклары, үзйөрешле гаубицалар, мобиль артиллерия, һавага каршы оборона системалары, хәрби машиналар күрсәтелгән.
Шушы көннәрдә Блащак Польша кораллы көчләренең Көньяк Кореядан бер мең К2 танкы сатып алачаклары турында белдергән.
Фото:journalchik.ru