Дөньяда ниләр бар?
18 август 2023, 15:22

"Кешеләр туй колына әйләнә"

Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров республикаларында артык купшы туйлар үткәрүгә һәм яңа гореф-гадәтләр кертүгә каршы булуын белдереп үзенең Телеграм-каналында язып чыккан. Нинди гореф-гадәтләргә каршы ул?

stav.aif.ru "Кешеләр туй колына әйләнә"stav.aif.ru "Кешеләр туй колына әйләнә"
"Кешеләр туй колына әйләнә"Фото:stav.aif.ru

 

“Соңгы елларда туйлар тирәсендәге хәлләр бөтенләй үзгәрде, - ди ул. – Акылга сыймаган, абсурд булган яңа гореф-гадәтләр кертелә, бу исә артык күп чыгымнар таләп итә”.

Әйтик, кәләшнең бирнәсе күп булса, тормышлары җитеш булачак, дигән ырымга ышанып, яшь кәләш берничә дистә чемодан белән кияүгә чыгарга тиеш. Мондый чыгымлы гореф-гадәтләр бетерелергә тиеш, ди республика башлыгы. Ул диния нәзарәтенә һәм власть органнарына мондый гореф-гадәтләр белән көрәшү буенча чаралар комплексы булдырырга кушкан.

  • Кешеләр үзләре уйлап тапкан бидгать гореф-гадәтләрнең, ырым-шырымнарның колына әйләнә башлады, - ди Рамзан Кадыйров.

Алар кәләшне урлап кайту кекбек күренешне бетерүгә ирешкәннәр. Мөфтият кәләшнең әти-әнисенә 50 мең сум күләмендә калым түләү турында фәтвә чыгарган. Кәләшнең һәм кияүнең бөтен туганнарына да бүләкләр алуны бетерергә кушкан җитәкче. Заманча туй чыгымнары кияү белән кәләшне бөлгенлеккә төшерергә тиеш түгел, дип саный ул. Әйтик, бер көн кияр өчен генә 100 мең сумга туй күлмәге сатып алалар. Кунакларның күңелен ачарга кыйммәтле шоу-бизнес йолдызларын чакыралар. Моңардан тыш, арендага лимузин һәм башка машиналар алалар. Акчалары булмаса, банктан кредит алып түлиләр. Түләмәсләр иде, туганнары арасында адәм көлкесенә каласылары килми.

Чечен туйларын бер Рамзан Кадыйров кына тәнкыйтьләми. Туйда биегән вакытта күп хатын-кызлар туфлиләре белән яулыкларын салып ташлый, шулай ук, атыш та туйны бизәми, бу – чечен гореф-гадәтләренә туры килми, диләр. Кәләш туй вакытында кунаклар арасында түрдә утырырга тиеш түгел, аңа аерым махсус почмак әзерлиләр: кәләш шунда тантана беткәнче селкенмичә генә басып торырга тиеш.

2020 елдан алып Чечня властьлары кияүләргә калым түләп кәләш сатып алырга ярдәм итә башлады. Чөнки, пандемия аркасында күпләр эшсез калды.  Әхмәт Кадыйров исемендәге төбәк иҗтимагый фонды 207 егеткә кәләш алырга ярдәм иткән.

Чыганак: stav.aif.ru

 

pulse.mail.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас