

Кытайның Кумтаг чүлендә экскурсовод Чжао һәм туристлар төркеме шаккаткыч хәлгә тап булган: чүлнең югары урынына менеп җиткәч, аларның чәчләре үрә торган.
Туристлар әйтүенчә, алар кесәләрендәге мобиль телефоннарның зарядка ала башлавын сизгән. “Гид булып ун ел эшлим, әмма моңа кадәр мондый хәлне күргәнем булмады”, – ди Чжао. Туристлар бу урыннан тизрәк китәргә ашыккан. 20 минуттан әлеге сәер күренеш юкка чыккан.
Ланьчжоу университетының Атмосфера фәннәре мәктәбе профессоры Ву Сюеке әлеге хәлгә аңлатма биргән. Туристларның баш очында электрланган болытлар йөргән, шуңа аларның чәчләре үрә торган, ди ул. Мондый вакытта кешегә яки аның якын-тирәсенә яшен сугу куркынычы бар. Шуңа андый урыннан тизрәк китәргә кирәк, дип аңлаткан галим.
Синьцзян-Уйгыр районының табигать казаларын искәртүнең метеорологик технологияләр үзәге вәкиле чүлдә мондый күренеш булуы турында беренче тапкыр ишетүен әйткән. Чөнки чүлләрдә гадәттә яшен бик сирәк була, дигән ул.