Дөньяда ниләр бар?
18 Августа 2023, 09:29

"Америка конфликтны сузарга тырыша"

Вашингтон Украинага 200 миллион доллар күләмендә ярдәм пакеты бүлгән.

"Америка конфликтны сузарга тырыша""Америка конфликтны сузарга тырыша"
"Америка конфликтны сузарга тырыша"

Русия Федерациясенең Вашингтондагы илчесе Анатолий Антонов: "Вашингтон яхшы нияттә куллануга лаеклы ныкышмалылык белән Русия белән каршы торуга торган саен тирәнрәк чума. Ул моны украиннар кулы белән эшли. Зеленский (Украина президенты) режимына яңадан-яңа корал һәм акчалар партиясе озата. Шул ук вакытта АКШ хакимиятендә үз йөзләрен саклап, канлы проекттан ничек чыгуны уйлап тапмадылар. Ак йорт конфликтның тагын да озаккарак сузылуына исәп тота", - дип белдерде.
Шушы көннәрдә Вашингтон Украинага 200 миллион доллар күләмендә ярдәм пакеты бүлүе турында белдерде. Алар: һавага каршы оборона, артиллерия снарядлары, танкка каршы чаралар, минадан тазарту корылмалары.

Фото:vnnews. 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас