Дөньяда ниләр бар?
17 август 2023, 07:00

Банкоматлар бушлай акча "тараткан"

Эхххх, шул вакытта кесәләрне акча белән тутырып калырга!..

news.myseldon.comnews.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

 Ирландия халкы банкоматлар алдында зур-зур чиратларга тезелгән. Сәбәбе – банкоматлар, исәпләрдә бер тиен акча булмаса да,  акча биргән.

Ирландия Банкы массакүләм  шикаятьләрдән соң клиентларына интернет-банк һәм мобиль кушымта белән проблемалар булуы хакында хәбәр җибәргән. Кичкә табан клиентлар банкоматларның бушка акча таратуын абайлап калган һәм алар бу хәлдән ару гына кулланган. Кайсыберәүләр хәтта  мең еврога кадәр (105 мең сум) акча салдырып алган. Калганнар ялгышлык буенча бирелгән акчаларны Revolut системасындагы үз аккаунтларына күчергән дә бу акчаларны теләсә нинди банкмат аша салдырып алган.

Полиция төзек булмаган банкоматлар тирәсендә җыелган халыкны куып тарату әмере алган. Ирландия банкы исә законсыз рәвештә салдырып алынган  барлык акчалар да  тотып калыначак, дип кисәткән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас