

Шушы көннәрдә АКШның алдагы пандемиягә әзерлек эшләре алып баруы һәм вирусларның яңа мутацияләрен өйрәнә башлавы билгеле булды. Бу хакта Русия оборона министрлыгы белдерде.
Кушма Штатларда Пандемияләргә әзерлек һәм җавап бирү сәясәте буенча идарә булдырылган. Аны җитәкләү АКШ президентының махсус ярдәмчесе Пол Фридрихска тапшырылган.
2019 елдагы сыман, яңа пандемиягә әзерлек эшләре башланган һәм алар вирусларның яңа мутацияләрен өйрәнәләр. Шулай дип белдерде Русия кораллы көчләренең радиацион, химик һәм биологик яклау гаскәре начальнигы Игорь Кириллов.
Аның сүзләренә ярашлы, бу структураның өстенлекле эш юнәлешләре арасында — вируслар һәм аларның генетик үзгәртелгән вариантларын юк итү өчен вакцина һәм препаратлар ясау, шулай ук биологик җитештерүгә алдынгы технологияләрне кертү. Бу биологик хәл-вакыйгалар торышы артыннан контроль урнаштыру буенча Вашингтонның киләсе адымы.
Пентагонның проектлары биологик коралның потенциаль агентларын: Себер түләмәсе, туляремия, коронавирусларны өйрәнүгә юнәлтелгән. Кириллов әйтүенчә, Америка хәрбиләре кызыксынулары даирәсенә эләккән авыруларны китереп чыгаручылар арытаба пандемия рәвешендә тарала.
EcoHealth Alliiance компаниясе белгечләре 2015 елдан алып ярканатлар популяциясе төрлелеген өйрәнгән. Алар коронавирусның яңа штаммнарын һәм хайваннан кешегә йогу механизмнарын эзләгәннәр. 2019 елның 18 октябрендә, яңа коронавирус инфекциясе пәйда булуы турындагы беренче рәсми хәбәрләргә кадәр ике ай кала, Джонс Хопкинс университеты Нью-Йоркта «Ивен-201» дигән исем астында күнекмәләр үткәргән. Аларда моңа кадәр билгеле булмаган коронавирус эпидемиясе шартларында эш-гамәлләр алып бару хәлләре каралган. Уйдырмага ярашлы, ул дуңгыз организмы аша ярканатлардан кешегә күчкән.
Пандемиянең шушы рәвешле таралуы, шулай ук EcoHealth Alliiance компаниясе проектлары ковид-19ның кеше тарафыннан чыгарылуы һәм моңа АКШның катнашлыгы булуы турындагы сорауны куя, дип белдерә Игорь Кириллов.
Фото: м