Дөньяда ниләр бар?
16 август 2023, 07:24

Сигез укытучы бер-бер артлы бала тапкан

Мәктәп коллективында "бәби-бум" булган. 

Кадр: GMAКадр: GMA
Фото:Кадр: GMA

Американың Коннектикут штатында Long Hill  башлангыч мәктәпнең сигез укытучысы узган уку елында, авырга калып, әни булганнар.

Мәктәп хезмәткәре Бриджет Динатали сөйләвенчә, сентябрьдән алып май аена кадәр аның сигез коллегасы ай ай саен бала тапкан.

2022 елның октябрендә башлангы сыйныф укытучысы Аманда Демпси әни булу бәхетен татыган.  Демпси сүзләренчә, күпләр: “Бу хәлнең сәбәбе судадыр, мөгаен”, – дип шаярткан.

Демпси белән Динатали мәктәпнең сигез йөкле укытучының  җидесе эшләгән корпусында укыткан. Барлыгы мәктәптә (анда балалар бакчасы яшеннән алып дүртенче сыйныфка кадәрге балалар йөри) 60 хезмәткәр исәпләнә.

Табиблар “бәби-бум”га ниндидер медицина аңлатмасы юк, ди. Бу бер яшь чамасындагы коллегаларның бер үк тормыш этаплары аша узу белән бәйледер, мөгаен, ди алар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас