

Америкада 10 яшьлек кыз бала кияүгә чыккан һәм туйдан соң лейкемиядән үлгән.
Төньяк Каролинада 10 яшьлек кыз иң яхшы дустына кияүгә чыккан. Туйдан соң 12 көн узгач, ул лейкемия авыруыннан вафат булган.
Эмма Эдвардс исемле кыз авыру белән озак көрәшә. Ул Дэниел исемле малай белән дуслашып йөргән. Алар үскәч өйләнешергә тели, аннары өч бала үстерергә хыялланалар. Ләкин, кызганычка каршы, июнь азагында табиблар кызның әти-әнисенә кайгылы хәбәр җиткерә – кыз җитди авырый һәм аны коткарып булмаячак.
Шуннан соң Эмманың әти-әнисе кызның хыялын чынга ашырырга була. Алар Дэниел белән туй ясый. Тантана кызның әбисе өендә була. Эмманы әтисе алтарь янына алып килә, бала үзе бик хәлсез була инде.
Чыганак: mk.ru