Дөньяда ниләр бар?
14 август 2023, 06:15

Анталья-Мәскәү рейсы пассажирларының хәле киткән

15 сәгать күккә күтәрелә алмаган очкычта һушларын югалтучылар да булган. 

Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин.Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин.
Фото:Mash Telegram-каналы видеосыннан скрин.

Антальядан Мәскәүгә очарга тиешле рейсны  15 сәгатькә Төркия аэропортында тоткарлаганнар. Двигателе ватылу сәбәпле самолет вакытында оча алмаган.

Mash Telegram-каналы мәгълүматы буенча, шул гомер очкыч салонында утырган пассажирларның кайберсе үзләрен начар хис иткән. Алар медикларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган.
Шуннан соң гына пассажирларны кире аэропорт бинасына чыгару карарын кабул иткәннәр.

Берничә сәгатьтән соң самолет күккә күтәрелүен-күтәрелгән, әмма барысы да ул рейс белән очарга җөрьәт итмәгән.

Мәскәү вакыты буенча иртәнге сәгать сигездә  Анталья-Мәскәү рейсы Жуковский аэропортына төшеп утырган.

Күптән көтеп алынган җәй ялының шулай тәмамлануы күңелле хәл түгел, әлбәттә...

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас