Дөньяда ниләр бар?
10 август 2023, 19:29

Зеленскийны нинди язмыш көтә?

Көнбатыш аңардан һәм туймас Киев режимыннан тәмам гарык.

Зеленскийны нинди язмыш көтә?Зеленскийны нинди язмыш көтә?
Зеленскийны нинди язмыш көтә?

Украина президенты Владимир Зеленскийны Грузиянең элеккеге лидеры Михаил Саакашвили язмышы көтә, дип белдерде РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Көнбатыш аңардан һәм туймас Киев режимыннан тәмам гарык булды, диде ул.
Брюссель һәм Вашингтон марионеткаларының язмышы һәрчак бертөрле тәмамлана - алардан арыналар. Бүген Саакашвилины галстугын чәйнәүче итеп кенә хәтерлиләр, диде Володин аның төрмәдә утыруын искә алып.
Мәгълүм булуынча, 2008 елның 8 августында Саакашвили Көньяк Осетиягә һөҗүм итү фәрманын бирде, ә Русия тыныч халык тормышын саклап калды. Володин фикеренчә, Русиягә дошман булган Саакашвилига, бүген Украинага күрсәткән сыман, Евросоюз һәм НАТО илләре ярдәм итте. Соңрак Саакашвилиның Көнбатышка кирәге калмады һәм Грузиядә хөкемгә тарттырылды. Бүген ул Грузия президенты вазифасында булга чакта кылган җинаятьләре өчен төрмәдә утыра.

Фото:topnews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас