Дөньяда ниләр бар?
10 август 2023, 19:18

Польша киеренкелек тудыра

Аның күпләп корал сатып алуы Русияне борчуга сала.

Польша киеренкелек тудыраПольша киеренкелек тудыра
Польша киеренкелек тудыра

Русия оборона министры Сергей Шойгу белдерүенчә, Польша хәвефсезлекне көчәйтәм дип күз буяп, чынлыкта исә Көнбатыш Украина җирләрен басып алу өчен поляк-украин гаскәре җыя. "Көнбатыш Украинаның иминлеген тәэмин итәбез дип, даими нигездә поляк-украин гаскәре җыя, әмма чынбарлыкта арытаба бу территорияне оккупацияләү нияте бар",-диде Шойгу.
Польшаның күпләп корал сатып алуы Русияне борчуга сала. Бүген Варшава АКШ, Бөек Британия һәм Көньяк Кореядән корал сатып ала, бу исә Мәскәүгә өстәмә хәвеф тудырмый калмый. "Бүген Польша АКШның Русиягә каршы алып барылган сәясәтенең төп коралына әверелде",- дип билгеләде Шойгу.
Польшаның Украинаның бер кисәген тартып алырга өметләнеүе хакында Русия президенты Владимир Путин да белдергән иде. Алай гына да түгел, Польша Белоруссия җирләренең дә бер өлешенә кызыга, диде ул.
Бу җәһәттән Русия лидеры Польшаның Белоруссиягә карата ихтимал булган агрессиясенә Мәскәүнең кулдан килгәнчә җавап бирергә әезер булуын белдерде. Ул Тышкы разведка хезмәтенә полякларның Украинага карата планын күзәтүдә тотарга кушты.

Фото;podolyaka.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас