

Бер гаилә банкка 166 килограмм тимер акча китергән. Хезмәткәрләр аны 4,5 сәгать санаган.
Вологда өлкәсендә яшәүче гаилә бу кадәр акчаны 16 ел җыйган. Кызлары бәләкәй чагыннан ук, әти-әнисе, картәнисе һәм якыннары бүләк иткән акчаның бер тиенен дә туздырмаган, ә "копилка" га сала барган. Савыты тулган саен яңасын башлап торган.
Һәм менә кызга 18 яшь тулгач, 23 "копилка"сын да ватып алган. Анда 40 мең данә тимер һәм 2400 сум кәгазь акча яткан. Нәтиҗәдә 151 467 сум акча җыелган. Шулай итеп, кыз 18 яшенә үзенә акчалата яхшы бүләк ясаган.