

Сүрия президенты Бәшәр Асад Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән аның шартларында очрашырга теләмәвен белдерә килә. Билгеле булуынча, Бәшәр Асад белән Рәҗәп Эрдоганның булачак очрашуы соңгы берничә ай дәвамында тикшерелә. Мартта Асад Төркия гаскәрләре Сүриядән чыгып киткәч кенә Сүрия төрек коллегасы белән очраша алачагын әйткән. Асад фикеренчә, әгәр сөйләшүләр була калса, ул ике арадагы хәрби низагка чик куярга тиеш. Эрдоган исә Төркия, Русия һәм Сүрия чит ил эшләре министрлары очрашып сөйләшүеннән соң гына шәхсән очрашу булуы ихтимал дип саный.
Асад - террорчы һәм ул идарә иткәндә Сүриядә тынычлык урнашмаячак, ди Эрдоган. Асад исә коллегасын Сүрия җирен урлауда гаепли. Шулай булуга карамастан, Асад Эрдоган белән бер өстәл артына утырып сөйләшү мөмкинлеген инкарь итми. Өстәвенә, бу җәһәттән Мәскәү активлык күрсәтә.
Өметсез шайтан гына ди, бәлки чынлап та бердәнбер көнне аңлашуга ирешә алырлар. Ут күршең белән дус-тату яшәүгә ни җитә?!.
Фото:crimea.ria.ru