+21 °С
Болытлы


Мәскәү сәяхәтчесе Игорь Кравцов ялгызы гына Түбән Новгородтан Уфага 26 көн эчендә 1000 чакрым юлны җәяүләп үткән.
Кайбер кешеләр велосипедта, атта, я автостоп белән сәяхәт итә, шулай бит? Ә менә Игорь үз алдына бу зур араны җәяү үтү максатын куйган булган. 26 көн дәвамында ул илебезнең матур табигатенә сокланып, бик күп авылларны, шәһәрләрне иңләткән. Кичә, 9 августта, ул Башкортстан башкаласы Уфага килеп җиткән.