

Словакия суды бер чиновник хатынны ришвәт алганы өчен 5 елга каты режимлы төрмәгә утырту карары чыгарган.
Ришвәте дә нинди булган бит әле: бер пакет помидор! Пакет эчендә борыч белән редиска да булган.
Словакиянең Пьештяни шәһәрендә мәшгульлек бюросы начальнигы булып эшләгән Зузана Комаркова дәүләт хакимияте хезмәткәре булып санала. Илдә чиновникларга карата катгый тәртип нормаларын куелган. Закон шуны тәкрарлый: зурмы ул, әллә бәләкәйме — ришвәт ришвәт дип атала! Әлеге очракта исә яшелчәләр салынган пакетны үзенең эшен ачу өчен субсидия алуга гариза биргән хатын алып килгән. Комаркова исә бу ришвәт түгел, пакетта бары тик тәмләп карарга китерелгән яшелчәләр генә иде дип никадәр акланырга тырышса да, суд үзенең аяусыз, ләкин гадел хөкем карарын чыгарган. Өстәвенә, судка әлеге чиновник хатынга ярдәм күрсәткәне өчен шәраб һәм шоколад бүләк иткән бер ир дә күрсәтмә биргән.
Суд Комаркованы 5 елга төрмәгә утыртудан тыш, 2 ел дәвамында дәүләт учреждениеләрендә эшләвен дә тыйган. Адвокаты югары судка аппеляция биргән. Ләкин аның уңышлы булуы икеле.
Әлеге вакыйга ил җәмәгатьчелеге арасында зур шау-шу тудырган һәм ул дәүләт учреждениеләрендә ришвәтчелек мәсьәләсен ныклап күтәргән. Ул ил властьларының бөтен дәрәҗәләрендә дә законны катгый саклау һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш мөһимлеген ассызыклый. Әлеге җинять эше буенча чыгарылган суд карары һәр чиновник үз гамәле өчен җавап биргән намуслы һәм үтәкүренмәле дәүләт аппаратын булдыру юнәлешендә мөһим адым булып санала.
Безнең илдә дә ришвәтчелеккә каршы шундый катгый һәм аяусыз нормалар булдырылган көннәрне күрәсе иде. Югыйсә, бюджет акчаларын миллионнарча гына түгел, миллиардларча чәлдерәләр. Һич куркусыз… ә биредә бер пакет помидор белән көлдерәләр…
Фото: bangkokbook.ru