Дөньяда ниләр бар?
9 август 2023, 09:05

Истәлеккә фото кыйммәткә төшкән

Туристлар 20 миллион сумлык  һәйкәлгә зыян китергәннәр.

lenta.rulenta.ru
Фото:lenta.ru

Немец туристлары төньяк Италиядәге виллада XIX гасырдан калган кыйммәтле һәйкәлне фотосессия вакытында җимергәннәр.

Виджу шәһәрендәге Вилла идарәчесе Бруно Гольфирини сөйләвенчә, Германия сәяхәтчеләре социаль челтәрләр өчен фотога төшәргә карар иткән. Аларның икесе XIX гасыр итальян скульпторы Энрико Беттиның һәйкәлен кочаклау өчен фонтанга менгән, ә өченчесе аны таяк белән этеп җибәргән. Шуннан соң скульптура җимерелгән.

Вандализм видеокүзәтү камераларына эләккән. Туристлар шунда ук качканнар, ә идарәче полициягә гариза биргән. 150 еллык һәйкәлнең бәясе 200 мең евро дип бәяләнә (якынча 21 миллион сум). Фонтанны тергезү плитәнең өстәмә зыян күрүе аркасында авыр булачак дип исәплиләр вилла хуҗалары.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас