Дөньяда ниләр бар?
9 август 2023, 06:04

Бөерсез хатын бала тапкан

Ана бәхетен тою теләге көчле булган, күрәсең. 

Татарстанның республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгендә 35 яшьлек хатын-кыз бала тапкан.

Хастаханәдә белдерүләренчә, хатын-кыз 12 яшьтә үк бөерсез калган. Дүрт ел ул донор бөере белән яшәгән, ләкин организмы аны кире кага башлаган. Шулай итеп, хатын  16 яшьтән бирле диализда яши. Ул канны чистарта торган ярдәмче процедура, бөерләр функциясен үти. 2009 елда хатын-кыз тромб аркасында йөрәгенә операция ясаткан.

Пациентны Мәскәүдә федераль үзәктә һәм Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлегендә күзәтеп торганнар.

«Консилиумда хатын-кызга берничә тапкыр йөклелекне өзәргә тәкъдим иттеләр. Әмма ул риза булмады. Атнага алты тапкыр авырлы хатынны гемодиализ аша уздырдылар. Атнага бер тапкыр пациент федераль үзәккә консультациягә барды», – дип сөйләделәр хастаханәдә.

Шушы көннәрдә хатын 38 атналык срокта сау-сәламәт бала тапкан.

Республика клиник хастаханәсендә белдерүләренчә, бу  – Татарстан тарихында беренче очрак. 

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас