Дөньяда ниләр бар?
8 август 2023, 08:48

Кыздырылган тавык эчендә - вак суалчаннар

Салаватта яшәүче ир шундый ризык сатып алган. 

БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.
Фото:БР буенча Роспотребнадзор идарәсеннән.

Социаль челтәрләрдә  кичә  Салават шәһәрендә “Ярмарка” кибетләр челтәрендә эче тулы вак суалчанлы кыздырылган чебеш  ите (цыпленок табака) сатылуы турында хәбәр таралды. Бер ир әзер ризык сатып алган һәм хәтта аның бот итен бераз ашаган. Тавык итеннән авыз итәргә улын да чакырган. Тик ярый әле бала ан кабып өлгермәгән, яхшылап карасалар,  ит ризыгында вак суалчаннар булган.

“Роспотребнадзор идарәсе белгечләре кичекмәстән кибеткә барып тикшерү оештырырга ниятләгән, әмма аның барышында киет киштәләрендә сатуда бу продукция инде булмаган – кибет хакимияте тавыкның калган партиясен үзаллы реализациядән алган”, – диләр ведомствода.

Шуңа да карамастан, «Весна»  җәмгыятенә санитар законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү игълан ителгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас