

Башкортстанда алты бармаклы бала туган дип БР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Кызда - полидактилия. Бу тумыштан, бигрәк тә нәселдән килә торган чир - кулларда яки аякларда артык бармаклар үскән булуы. Ул ямьсез генә түгел, җайсыз да.
Балага Уфаның 17 нче балалар хастаханәсе табиблары ярдәм иткән. Табиблар аның алтынчы бармагын операция ясап алганнар, ул аңа дөрес басып йөрергә комачаулаган һәм башка төрле уңайсызлыклар да тудырган.Табиблар артропластика ясап, буынын күчереп утыртканнар һәм тиресен ябыштырганнар. Төп бармагы дөрес эшләсен өчен тимер конструкция беркеткәннәр.
Гомумән, операция уңышлы үткән, хәзер кыз, башка балалар кебек, рәхәтләнеп йөгереп тә йөри алачак, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.