

27 июльдә Африка континентының Нигер дигән илендә дәүләт түңкәрелеше булды. Хәрбиләр президент Мөхәммәт Базумны бәреп төшереп илнең яңа җитәкчесе итеп "Ватанны саклау буенча милли совет" лидерын игълан итте. Базумның президент гвардиясе командиры Омар Чианины азат итәргә җыенуы фетнә чыгуга сәбәпче булган. Нигерның Кораллы көчләре командованиесе фетнәчеләр яклы булуын белдергән.
Дөнья лидерлары Нигердагы сәяси вакыйгаларга карата фикерләрен белдерде. БМОның генераль секретаре Антониу Гутерриш Мөхәммәт Базум белән сөйләшкән һәм аның яклы булуын белдергән. Гутерриш Нигерда властьны көч кулланып тартып алуга, демократик җитәкчелек итүгә каршы омтылышларны тәнкыйтьләгән һәм илдә конституцион законны хөрмәт итәргә чакырган. Африка Союзы шулай ук дәүләт түңкәрелешен тәнкыйтьләгән һәм закон аша атлап үткән солдатларны кире казармаларына кайтару кирәк дигән. АКШ та баш күтәрүчеләрне көч кулланудан баш тартырга чакырган. Дәүләт Департаменты кичекмәстән Нигер президентын азат итүне таләп иткән. Шулай ук Бөек Британия, Франция, ГФР, Сәгуд Гарәбстаны фетнәчеләрне тәнкыйтьләгән. Евросовет җитәкчелеге дә Мөхәммәт Базумны яклап чыккан. Русия шулай ук фетнәчеләргә көч кулланудан сак булырга чакырды. РФ чит ил эшләре министрлыгы Нигердагы фетнәгә Русиянең катнашлыгы юк диде.
Нигерда власть бәреп төшерелгәннән соң Франциягә уран һәм алтын экспорты туктатылган. Африканың бу иле Франциянең уранга 17 процент ихтыяҗын тәэмин иткән.
Нигердагы фетнә Франциянең бәкәленә ныклап суга. Җирле халык урамнарда Русия аләмнәрен күтәреп йөреп, илдән французларны куып чыгаруны таләп итә. Нигер 1960 нчы елга кадәр Франция изүе астында яшәгән. Бүгенге көндә дә анда французларның өстенлек итүе саклана. Франциянең анда 2 хәрби базасы бар. Аларда 1500дән артык солдаты хезмәт итә. Гвинея, Мали һәм Буркина-Фасо — шулай ук Франциянең элеккеге колонияләре.
Бүген Европа Нигер белән сәүдә элемтәләре өзелүеннән һәм аның Русия ягына борылуыннан курка. Әйткәндәй, сәяси экспертлар "Вагнер" шәхси хәрби компаниясенең Африкага озатылу ихтималлыгы зур дип саный.