Дөньяда ниләр бар?
3 Августа 2023, 06:32

Армиясе хәрби әзерлектә тора

Си Цзиньпин армияне хәрби әзерлеккә китерергә кушкан.

Армиясе хәрби әзерлектә тораАрмиясе хәрби әзерлектә тора
Армиясе хәрби әзерлектә тора

КХР җитәкчесе Си Цзиньпин Кытай халык армиясе оештырылуының 96 еллыгын билгеләгән көннәрдә армияне хәрби әзерлеккә китерергә кушкан. Кытай лидерының бу белдерүе Тайвань белән ике арадагы мөнәсәбәтләр начарайган төсмердә яңгырады.        

Си Цзиньпинның белдерүенә кадәр КХР Дәүләт советы канцеляриясенең Тайваньдагы рәсми вәкиле Чэнь Биньхуа АКШ Тайваньга никадәр хәрби ярдәм күрсәтмәсен, Тайваньның Кытай белән кушылуына комачаулый алмаячак, дип белдергән.  «Тайвань сепаратистларының гади халыкның күпме акчасын сарыф итүенә, АКШның күпме корал ташуына карамастан, ул безнең Тайвань мәсьәләсен чишүгә карар кылуыбызга һәм ватаныбызның бергә кушылуын гамәлгә ашыруга комачаулый алмаячак»,—дигән ул.

Фото: russian7.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас