Дөньяда ниләр бар?
3 август 2023, 08:46

Африка илләре Русиядән ни көтә?

27—28 июльдә Санкт-Петербургта «Русия—Африка» икенче саммиты үтте. 

Африка илләре Русиядән ни көтә?Африка илләре Русиядән ни көтә?
Африка илләре Русиядән ни көтә?

Аның эшендә континентның 54 иленнән 49 ил катнашты. Саммит белән параллель рәвештә икътисади һәм гуманитар форум  эшләде. Украинадагы хәрби хәрәкәтләр һәм аларның дөньяның иң ярлы илләре урнашкан Африкага йогынтысы саммитның төп темалары булды.

         Русия президенты Владимир Путин саммитның пленар утырышында чыгыш ясаганда төрле мәсьәләләр арасында Африкага финанс һәм матди ярдәм күрсәтү темасына тукталды.  Президент белдерүенчә, бүген Русия Африканың 23 миллиард доллар бурычын кичерде. Бурычын кичерү  Русиянең бу территорияләрдә инвестиция проектларында катнашуына бәйле. Моннан тыш, Владимир Путин Африкага арытаба да финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте: Мәскәү континент үсешенә янә 90 миллион доллар бүләчәк.

         Русиянең Кара диңгез ашлык килешүеннән чыгуы Африка лидерларында борчылу тудырды. Мисыр президенты Әбдел Фәттах ас-Сиси килешүдә катнашучыларны мәсьәләне тизрәк чишәргә чакырды. Югыйсә, төбәккә азык-төлек һәлакәте яный.  Комор утраулары союзы президенты һәм Африка союзы рәисе Азали Ассумани континетның азык-төлеккә хаклар арту проблемасына  дучар булачагын, шуңа да Африка илләренең Русия һәм Украина ашлыгын алуларын дәвам итәргә теләүләрен белдерде. Африка  ашлыкның 30 процентын Русиядән һәм Украинадан  ала, шуңа да аңа ашлык кайтартуны тергезү сулар һавадай кирәк.

 Быел Русиядә рекордлы күләмдә уңыш җыелуы көтелүен белдерде Путин. Бу исә Африка базарына ашлык чыгаруны тутаткан Украина ашлыгын алыштыру мөмкинлеген бирәчәк.  Русия лидеры 3—4 ай эчендә Буркина-Фасо, Зимбабве, Мали, Сомали, Эритрея һәм Үзәк Африка Республикасының һәркайсына бушлай 25—30 мең тонна ашлык озатырга вәгъдә итте. Бушлай ашлык биреләчәк илләр моны кайнар алкышлап кабул итте.  Моннан тыш, Африка илләре Русиядән бушлай ашлама алырга да өметләнә.

         Африка илләре  авыл хуҗалыгы секторында хезмәттәшлек белән генә чикләнмичә, сәнәгать һәм энергетиканы үстерүдә дә ярдәм көтә. Конго Демократик Республикасы җир асты казылмаларына бай булган илләрнең берсе. Сәнәгать һәм нефть химиясендә киң кулланылучы кобальт табуның дөньякүләм 60 проценты Конго өлешенә туры килә. Кения дә Русия катнашлыгында сәнәгатен үстерү белән кызыксына. Кения һәм Русия компанияләре үзара хезмәттәшлек күперләрен салган да инде.

         Русия Африкага төп корал сатучы да. Шуңа да Африканың күп илләре бу өлкәдә элемтәләрне тоту белән ныклап кызыксына. Уганда президенты Йовери Кагута Мусевени Путин белән сөйләшү барышында нәкъ менә Русия коралын сатып алу нәтиҗәсендә иленең тотрыклылык утравына әйләнүен әйтте. 

         Форум мәйданында 20дән артык ил, үзенең сәүдә-инвестицион, шулай ук туризм мөмкинлекләре белән таныштыру өчен, милли стендларын урнаштырган. Туризм дигәндә, Русия  туристлары Африкага аз сәяхәт кыла. Мәсәлән, былтыр Кениягә нибары 6 мең русияле барган. Шуңа да Кения илнең җәлеп итүчәнлеге буенча җитди эш алып бармакчы. Ул ярдәм сорап Русиянең берничә реклама агентлыгына һәм туристик операторына мөрәҗәгать иткән. «Кениядә беркайда да булмаган гүзәл урыннар күп: бездә бер квадрат километрга кыргый хайваннар төрлелеге, ак комлы чиста кызыну урыннары тупланган»,—дип, русиялеләрне боларны үз күзләре белән килеп күрергә чакыру яңгырады.

Саммит ахырында катнашучылар уртак декларация кабул итте.  Анда сәяси һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне көчәйтү, неоколонолизм, расизм һәм берьяклы икътисади санкцияләргә  каршы торуда уртак көрәшергә килештеләр. Шулай ук мондый саммитны 3 елга бер тапкыр уткәрү шартларын билгеләделәр.   

Фото: m24.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас