Дөньяда ниләр бар?
28 июль 2023, 08:06

Таиландны безнең туристлар баскан

Бу былтырның шушы чорына караганда 1000 процентка күбрәк.

Таиландны безнең туристлар басканТаиландны безнең туристлар баскан
Таиландны безнең туристлар баскан

2023 елның тәүге 6 аенда Таиландка сәяхәт кылган Русия туристлары саны 800 меңгә җиткән. Бу былтырның шушы чорына караганда 1000 процентка күбрәк.
Русия туристларының күпчелеге Пхукет утравында ял итүгә өстенлек бирә.
Русия гражданнары Таиландта күчемсез милек сатып алуга да игътибар итә башлаган. 2022 елда илдә затлы йортлар сату 82 процентка арткан һәм аларның яртысын русиялеләр сатып алган.
Русия туристлары артуы сәбәпле Пхукет аэропортында рус телендә игъланнар бирә башлаганнар. Күпчелек кибетләр исемнәре кириллица хәрефе белән языла башлаган, ә гомум туклануда борщ һәм белен ризыклар пәйда булган.

Фото fotostrana.ru

Таиландны безнең туристлар баскан
Таиландны безнең туристлар баскан
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас