

Галимнәр Гольфстрим агымы системасының 2025 елда ук югалу ихтималлыгын фаразлый. Бу хәлнең куркыныч климат нәтиҗәләренә китерүе мөмкин.
Биредә сүз Атлантик меридиональ циркуляция әйләнеше - океанның Җирдәге әйләнешенең төп системаларының берсе турында бара. Ул планетадагы җылылыкны тиешенчә таратып, климатка зур йогынтысын ясый. Сүз иң билгеле җылы диңгез агымы Гольфстрим турында бара.
Глобаль җылыту аркасында Атлантик меридиональ циркуляция әйләнеше соңгы 1600 ел эчендә иң сүлпән халәтенә кергән. Тикшеренүчеләр сынылыш вакыты якынаюын 2021 елда ук ачыклаган. Ул чакта Гольфстримның соңгы мең ел эчендә ныклап акрынаюы исбатланган.
Яңа анализларга ярашлы, атмосферага агулы газлар бүлеп чыгару киметелмәсә, 2025 - 2095 еллар аралыгында климат һәлакәте булырга мөмкин. 2050 ел иң куркынычы дип күзаллана.
Атлантик меридиональ циркуляция әйләнеше океанның җылы суын төньякка алып китә, анда ул Атлантик агымны хәрәкәткә китереп, суына һәм аска төшә. Гренландия һәм башка чыганакларда бозлыклар эрү тизләнүе сәбәпле, төче су агымы океан агымын кысрыклаганнан-кысрыклый бара.
Атлантик меридиональ циркуляция әйләнеше үзгәрүе җитди климат һәлакәтләренә китерә һәм ул Һиндстан, Көньяк Америка һәм Көнбатыш Африканы яңгырлардан мәхрүм итә. Давыллар көчәячәк, Европада һава температурасы төшәчәк, Төньяк Американың көнчыгыш ярларында диңгез суы күтәреләчәк. Амазонка урманнары һәм Антарктиданың боз калканы куркыныч астында калачак. Галимнәр зур үзгәрешләр булачак һәм безгә ныклап борчылырга урын бар дип саный.
Русия галимнәренең глобаль җылыту буенча үз фаразлары бар. Гыйльми институтлар геофизиклары фаҗигале җир тетрәүләр 1979-1980 елларда Арктикада кискен җылытуга сәбәпче дип саный. Бу фараз дөнья галимнәренең глобаль җылыту кеше эшчәнлегенә бәйле дигән карашына каршы килә. Галимнәребез шушы чорда кискен сәнәгать үсеше күзәтелмәде, димәк, нәтиҗә буларак, кеше климат үзгәрешенә сизелерлек зыян сала алмаган, дигән дәлилгә нигезләнә.
Фото poplawok.ru