Дөньяда ниләр бар?
27 июль 2023, 09:03

Сергей Шойгу — Төньяк Кореядә

Русия оборона министры Сергей Шойгу Төньяк Кореядә корея халкының 1950—1953нче еллардагы азатлык сугышы тәмамлануга 70 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты.

Сергей Шойгу — Төньяк КореядәСергей Шойгу — Төньяк Кореядә
Сергей Шойгу — Төньяк Кореядә

Русия делегациясен Сунан аэропортында КХДР оборона министры Кан Сун Нам тантаналы шартларда каршы алган. Сөйләшүләрдә министрлар оборона өлкәсендәге хезмәттәшлекне ныгытуга ышанычларын белдергән.

         Русия оборона министры КХДР җитәкчесе Ким Чен Ын белән очрашуда Русия президентының шәхсән хатын тапшырган.

Ким Чен Ын Пхеньянда кораллар һәм техника күргәзмәсендә Шойгуга, баллистик ракеталар һәм бронетехниканы да кертеп, илнең яңа коралларын күрсәткән.

         Русия оборона министрының Төньяк Кореягә сәфәре уңаеннан Америка Русияне үзенең йогынтысын Корея ярымутравындагы киеренкелекне йомшартуда файдаланырга чакырды. Былтыр КХДР, илгә һөҗүм яисә котылгысыз янау булган очракта, дошманына каршы автомат рәвештә атом-төш коралын кулланачагы турында закон кабул иткән. АКШ  исә, үзенә яисә үзенең союздашларына  КХДР атом-төш коралы белән һөҗүм иткән очракта, Төньяк Кореянең сәяси режимы юк ителәчәк дип белдерә.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас