

Бу — икенче саммит. Аның беренчесе 2019 елда Сочида үткән иде. Саммит йомгаклары буенча 2026 елга кадәр комплекслы декларация һәм партнерлык планы кабул ителә. Мәскәү бу чарага зур игътибар бүлә, дип белдерде Русия президенты Владимир Путин. Чарада ул үзе дә катнашачак.
Көнбатыш, Африка илләренә басым ясап, аларны Русиягә саммитка барудан баш тарттырырга тырыша. Ләкин аларның бу омтылышлары уңышсыз, дип белдерде РФ Чит ил эшләре министрлыгы вәкиле Олег Озеров. Аның сүзләренә ярашлы, Көнбатыш, даими рәвештә «йә сез безнең белән, йә безгә каршы» дип, «лагерь сайларга» таләп итеп, Африкага басым ясый.
Илче белдерүенчә, Көнбатыш илләре, сәяси һәм дипломатиягә басым ясаудан тыш, финанс-икътисади яктан да кысрыкларга тырыша. Аңлашылуынча, алар икътисади ярдәм алу өчен Африка илләрен Русия белән бәйләнешләрен өзәргә, чараларда катнашмаска чакыралар. Көнбатыш сәясәтчеләре, Африка лидерларын Русиягә барудан баш тартырга чакырып, үзләре игълан иткән демократия һәм сайлау иреге максатларына каршы киләләр, ди илче. Африка дәүләтләре исә Көнбатыш таләбенә колак салмый.
Фото: tehnowar.ru