

АКШ конгрессында отставкадагы разведка хезмәткәре Дэвид Граш һәм элеккеге ике хәрби пилот катнашлыгында тыңлаулар үткән. Пилотлар таныш булмаган очучы объектлар белән очрашулары турында раслаган.
Граш белдерүенчә, АКШ хөкүмәте билгесез объектларның сыныкларына гына түгел, хәтта чит планета затының гәүдәсенә дә ия.
Ул Америка властьлары күрәләтә мондый мәгълүматларны яшерә, җитмәсә, бу турыда сөйләүчеләрне эзәрлекли, дигән фикердә. Аның сүзләренә ярашлы, АКШ хөкүмәтенең таныш булмаган аппаратларның кисәк-сыныкларын җыю һәм аларны реконструкцияләү программасы бар. Пентагон бу мәгълүматларын кире кага.
АКШта таныш булмаган очучы объектлар темасы даими күтәрелә. Шушы уңайдан 2022 елда Пентагон структурасында бөтен өлкәләрдә аномалияләрне рөхсәт итү буенча идарә эшли башлаган. НАСА исә космик өлкәдәге16 белгеч катнашлыгында НЛОны өйрәнү эшләрен башлап җибәргән.
Америка белгечләре НЛО буенча 650 очрак теркәгән. Быел бу хакта отчет тыңламакчылар икән.
Фото:2023-foto.ru