

Сөйләшү күп темалар буенча барды. Әлбәттә, Украинадагы хәл-вакыйгалар буенча да фикер алыштылар. Махсус хәрби операция турында сүз чыккач, Александр Лукашенко Русиянең союздашы булган Белоруссия чикләрендәге хәлләрне бәян итте. «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе сугышчылары Белорусия властьларын киеренкеләтә башлады, вагнерлылар көнбатышка омтыла, Польшага «экскурсиягә» барып кайтмакчылар, диде Лукашенко. Әлеге вакытта «Вагнер» Белоруссия үзәгендә урнашкан.
20 июльдә Белоруссия оборона министрлыгы «Вагнер» белән уртак хәрби күнекмәләр үткәрелүен белдергән иде. Күнекмәләр Польша белән 13 чакрым арада урнашкан «Брест» контроль чик буенда барган. Шуннан соң Польша оборона министры Мариуш Блащак хәрби частьларының ил көнчыгышына күчерелүен игълан иткән. Ул Белоруссия белән Калининград өлкәсе чик буенда сапер батальоны оештырылуын белдергән.
Әлеге вакыйгага аңлатма биргәндә: «Польшаның агрессивлыгы борчылу тудыра», дип белдерде РФ президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков
Ә АКШ «Вагнер» Польшага экскурсиягә барырга тели дигән белдерүне «Лукашенконың чираттагы җавапсыз комментарие»,— дип санавын белдерде. Польша — НАТО әгъзасы, АКШ хәрби альянс территориясенең һәр карыш җирен яклаячак, Польша белән союзыбыз ныклы, диде.
Фото:tvzvezda.ru