

Кытайның Пекин шәһәрендә яшәүче яшь хатын аңа аборт ясарга тырышкан егетен гафу иткән.
Йөклелекнең алтынчы атнадагы хатынга егете яралгы өчен хәвефле дарулар салып эчемлек ясап биргән. Шул рәвешле яшь ир баладан котылмакчы булган. Эчемлеккә ул йөклелекне өзүче препарат, кан басымын күтәрүче һәм салкын тиюдән дарулар салган. Соңрак ир кылыгы хакында сөйләп биргән һәм хатын дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
Табиб пациент хатынга йөклелекне саклар өчен төрле препаратлар язып биргән. Шулай ук баланы саклап булырмы, юкмы икәнлеген әлегә төгәл әйтеп булмвын да белдергән ул. “Хәзер көтәргә генә кала инде”, – дип зарлана кытайлы хатын. Яшь хатын ирне гафу иткән һәм аның белән яшәвен дәвам итә. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләп биргән.
Тик үзен жәлләүне көткән яшь хатынның өметләре акланмаган. Интернетта аның гамәлләрен хуплаучы табылмаган. Күпләр аңа йөклелекне өзәргә һәм егетен ташларга киңәш иткәннәр. “Егетегез сезне яратмый, ул сезне хәтта агуларга теләгән, нигә балага начар геннар күчерү кирәк? Сез бу вакыйганы ни өчен язып чыктыгыз? Җәмәгатьчелек сезне яклап, жәлләп чыксын дипме?” – бер кулланучы шундый сүзләр язган аңа.
Чыганак: lenta.ru