Дөньяда ниләр бар?
26 июль 2023, 05:56

Акыллы колонка ярдәмендә әнисен үлемнән алып калган

Хәзерге заманда техника бигрәк алга китте шул.

topnovoje.mediasole.rutopnovoje.mediasole.ru
Фото:topnovoje.mediasole.ru

Шотладниянең Глазго шәһәрендә  яшәүче алты яшьлек Дарси исемле кыз ике тапкыр өянәкләре вакытында авыру әнисен коткарып калган.

16 яшендә  табиблар Эммага гипертрофияле кардиомиопатия диагнозын куйганнар. Бу чирдә йөрәк мускуллары калыная. Кыз бала әнисенең авыруы турында кечкенә чагында ук белгән. Эмма Дарсига үзенең выруы хакында сөйләп кенә калмаган, ә өянәге башланса нәрсә эшләргә икәнен дә аңлатып биргән. Кызы ярдәмгә чакыр алыр өчен, хатын аны Alexa акыллы колонкасы белән кулланырга өйрәткән.

“Мин Alexa-ны шулай көйләп куйдым, әгәр һушымны югалтсам яисә кинәт үземне начар хис итсәм, Дарсига, колонкага мөрәҗәгать итеп: “Alexa, ярдәмгә чакыр!” –   дип әйтү дә җитәчәк. Бу команданы ишеткән колонка якында гына яшәгән әниемә шалтыратачак”, – дип сөйли Эмма.

Әнисенең хәле киткәндә кыз  чынлап та колонка ярдәмендә берничә тапкыр аңа булыша алган. Ә бермәл хәтта үзаллы ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Ана кеше сүзләренчә, кызы Дарси шундый киеренке мәлләрдә үзен тыныч тоткан. “Мин кызым белән горурланам. Ул минем йолдызым”, – ди Эмма кызы турында.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас