

Бу хакта метеохезмәтләр мәгълүматларына таянып, «Блумберг» агентлыгы хәбәр иткән.
Сардиния утрауларында 50 градуслы эсселек урнашачак. Италиянең 23 зур шәһәрендә сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч кисәтү режимы гамәлдә.
Афина, Рим һәм Мадридта әле көннәр кызу тора. Өстәвенә, көчле җилләр Европа илләренә янгыннар белән яный.
Европада соңгы температура рекорды 2021 елда булган иде. Ул чакта Сардиния утравында эсселек 48,8 градуска кадәр җитте. Кызганычка каршы, Төньяк ярымшарда эссе һава торышы торган саен ешрак күзәтелә. Бөтендөнья метеорология оешмасы экстремаль һава торышы шартлары «яңа норма»га әвереләчәк дип кисәтә.
Кытай метеохезмәте быел июльдә Синцзянь-Уйгыр автоном районында термометр баганасының 52,2 градуска җитүен теркәгән. Илдә температура рекорды 2017 елның июлендә теркәлгән булган. Ул чакта эсселек 50,6 градуска кадәр җиткән. Җир шарында урнашкан аномаль эсселек моңа кадәр күрелмәгән чылбырлы реакцияләрне һәм күпсанлы экстремаль һава шартларын тудыра дип белдерә Кытай экспертлары.
Күптән түгел Кытайның Гуйян каласында Экологик цивилизация форумы үткән. Анда галимнәр климат үзгәрүенә һәм экстремаль һава шартларына бәйле мәсьәләләрне тикшергән. Форум йомгаклары буенча, метеорологлар экстремаль һава торышы күренешләре ешлыгының (эсселек, суыклар, көчле явым-төшем, диңгез суы күтәрелүе) нигездә артуын билгеләгәннәр. Галимнәр киләчәктә 35 градустан югары эсселекнең иртәрәк башланачагын һәм соңрак тәмамланачагын, ә эссе көннәрнең артачагын белдерә. Шул ук вакытта галимнәр климат үзгәрешләренең бу кадәр тизлектә барачагын көтмәгәннәр.
Экспертлар планетабыз үзгәрүенең төп сәбәбе парник газларының күп бүлеп чыгарылуында дигән уртак фикергә килгән. Алдагы 30—40 елда кешелекнең экстремаль һава шартларына бәйле проблемалар белән ешрак очрашачакларын билгелиләр. Шуңа бәйле рәвештә галимнәр табигать шартларының тискәре йогынтысы турында кешеләнең аңын күтәрү буенча эш алып бару мөһимлеген дә белдерәләр