

Новосибирскида яшәүче үзенең баш сөяген дрель белән тишеп, төшләр күрүне контрольдә тотып булу өметендә баш миенә чип урнаштырган.
Бар гомерен төшләрне өйрәнүгә багышлаган Миахил Радуга үзенең интервьюсында бу фәнни тикшеренү белән күптән янып йөргәнен, соңгы ел ярым эчендә моңа җентекле әзерләнүен, тәҗрибә өчен үзенең баш миенә чипны урнаштыру бик проблемалы булуын сөйли. Рөхсәтләр алыр өчен ничәмә-ничә оешма бусагаларын атлап йөреп, моңа берничә ел китер иде, ди ул. Ә Радуганың көтәсе килмәгән. Тикшеренүченең бу экспериментны тизрәк үтәсе, аның нәтиҗәләрен күрәсе килә. Ул тәүдә хәтта сарык башларын тишеп, кул чарлый. Операцияне ул үзенә 17 майда ясый.
Михаилның кеше төш күргәндә аны уятмыйча баш миенә сигналлар җибәреп буламы, юкмы икәнен беләсе килә.
Радуганың башыннан чипны алган Новосибирск табиблары тәүдә аңа ниндидер профессиональ операция ясаганнардыр, дип уйлыйлар, соңыннан гына пациентның трепанацияне үзаллы башкарып чыкканын беләләр. Дрель, сарык башлары турында ишетеп, алар хәйран кала. Нейрохирурглар сүзләренчә, Михаил, әлбәттә, барын да сыйфатлы эшләгән, әмма моны кабатларга кирәкми.
Төшләрне “тотучы” чипны үзаллы алалмый, чөнки ул баш миенә ябышып үсә башлый. Шул чакта табиблар ярдәмгә килгән дә инде. Бүгенге көндә Михаил гомеренә берни янамый.
Төшләргә килгәндә исә, тикшеренүче фикеренчә, кеше төш күргәндә (мәсәлән, еш кабатлана торган начар төшләр) чыннан да аны уятмыйча баш миенә электр тогы ярдәмендә сигналлар җибәреп була.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.