

Башкортстанның Аскын районы Кубияз авылында йорт янган.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә агач йорт һәм мунчаны ялкын ялмап алган була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, утны сүндергән вакытта 1965 елгы ирнең мәете табылган.
Дознователь тикшерүләре буенча, ир үз ихтыяры белән бу дөньядан киткән. Янгынга кадәр ул видео яздыра. Аннан күренүенчә, ирне бу адымга җавапсыз мәхәббәт этәргән булырга мөмкин, диләр коткару ведомствосыннан.
Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.