17 июльдә, ашлык килешүе гамәлдә булган соңгы көнне, Украинаның пилотсыз очучы ике аппараты Кырым күперенә һөҗүм ясады. Вакыйгага берничә сәгать үткәч, Русия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков ашлык килешүенең туктатылуын белдерде. "Кызганычка каршы, бу килешүнең Русиягә кагылышлы өлеше әлегә кадәр үтәлмәде, шуңа да аның эше туктатыла. Әгәр килешүнең Русиягә кагылышлы өлеше үтәлсә, аны гамәлгә ашыру мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтырга мөмкин булачак", - диде ул.
Әлегә исә Мәскәү суднолар йөреше хәвефсезлеге гарантияләрен гамәлдән чыгарды, Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш өлешендәге диңгез гуманитар ярдәм коридоры юлын япты һәм анда вакытлыча хәвефле район режимын тергезде.
Ашлык килешүе туктатылуы хакында экспертлар фикере. БДБ илләре институтының гыйльми хезмәткәре, сәяси белгеч Александр Дудчак ашлык килешүен туктату Русиягә "ашлык коридоры" өлеше булган терминаллар, портлар һәм башка инфраструктураларга һөҗүм ясау мөмкинлеген бирә дип саный. Хәрби эксперт Александр Артамонов исә, ашлык килешүе кәрваннары үткән Русиянеке булган һәм нейтраль сулар өстендә РФ очышларны һәм судно-кораблар йөрүен тыюы мөмкин. "Чик бозучыларга исә Русия авиация чаралары, су асты көймәләре һәм башка кораллар белән һөҗүм ясый алачак",- дип саный ул.
Экспертлар шулай ук Кырым күперенә һөҗүм ясау ашлык килешүеннән бигрәк, Украина кораллы көчләренең фронттагы уңышсызлыкларына ныграк бәйле дип саный.
Украина президенты Владимир Зеленский исә Киев килешү өзелгәннән соң да Кара диңгез коридорын файдаланырга тели дип белдерде. "РФдан башка да Кара диңгез коридорын куллана алуыбыз өчен бөтен эшне эшләргә кирәк. Без курыкмыйбыз. Безгә суднолар хуҗалары компанияләре мөрәҗәгать итте. Алар, әгәр Украина йөкләрне чыгарырга әзер булса, Төркия исә үткәрергә риза булса, барысы да ашлык җибәрүне дәвам итәргә тели",- дигән ул.
Исәпләүләргә ярашлы, Киев моңа кадәр гомум 10 млрд. долларлык 50 млн. тонна ашлык озаткан. Русиянең килешүне озайтудан баш тартуыннан соң Украина ай саен 500 млн. доллар югалтачак.
Төркия һәм Кытай бу җәһәттән ашлык килешүен озайтылачагына ышанычларын белдерде.
АКШ исә әгәр Русия бу килешүдән чыкса, дөнья моны азык-төлек җитешмәүдән җәфаланучы илләргә Мәскәү аркасы белән борылды дип кабул итәчәк дип белдерде. Бу хәл үсүче илләрдә азык-төлек бәяләре артуына, хәтта азык кытлыгына кадәр китерүе мөмкин, диде.
Нәрсә ул ашлык килешүе дигәндә, ул Украинада конфликт туганнан соң дөньяда азык-төлек кризисына җавап буларак төзелгән иде. Махсус хәрби операция башланганга кадәр Украина кукуруз экспорты буенча дөньяда - 1 нче, бодай экспорты буенча 2 нче урында тора иде. Кризис азык-төлек бәяләре артуына китерде, ә аңардан, иң тәү чиратта, ярлы илләр каза күрә.
Килешү Украина диңгез портларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен ташыган суднолар хәвефсезлеген гарантияли иде. Моңа җавап итеп БМО Русиягә авыл хуҗалыгы продукциясе һәм ашламалар экспортлауга ярдәм күрсәтергә тиеш иде.
Хәзер исә Русия бу килешүне үзенең мәнфәгатеннән чыгып һәм шулай ук башта килешү төзегәндә бирелгән вәгъдәләр үтәлешен хәл итәргә чакыра. Шул ук вакытта ашлык килешүен бетерү мохтаҗ илләргә йогынты ясамаячак, чөнки, Кара диңгез инициативасының киләчәге нинди булуына карамастан, Русия аларга бушлай ашлык бирергә әзер, дип белдерде.