Дөньяда ниләр бар?
20 июль 2023, 14:44

Кырым күперендә теракт булды

Русия премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белдерүенчә, Кырым күперен ремонтлау Русия бюджетына 1 миллиард сумга төшәчәк.

Кырым күперендә  теракт булдыКырым күперендә  теракт булды
Кырым күперендә теракт булды

17 июльдә Кырым күперендә теракт булды. Террорга каршы комитет белдерүенчә, күпергә Украинаның пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм иткән . Нәтиҗәдә күпернең юл полотносына зыян салынды. Шунысы яхшы: терәүләренә зыян килмәгән.
Русия премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин белдерүенчә, Кырым күперен ремонтлау Русия бюджетына 1 миллиард сумга төшәчәк.
Кырым күперен ремонтлауга кимендә 3 атна вакыт кирәк булачак. Әлегә автомобильләргә паромда яисә яңа территорияләр аша урап йөрергә туры киләчәк. Автомобиль хәрәкәте өчен юл 15 сентябрьдә ачылачак.

Фото:24newnews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас