Дөньяда ниләр бар?
20 июль 2023, 14:48

Илчелеккә ут төрткәннәр

Багдадта йөзләрчә протест белдерүче Швеция илчелегенә һөҗүм итеп, ут төрткән.

Илчелеккә ут төрткәннәрИлчелеккә ут төрткәннәр
Илчелеккә ут төрткәннәр

Багдадта йөзләрчә протест белдерүче Швеция илчелегенә һөҗүм итеп, ут төрткән. Илчелек хезмәткәрләренең берсе дә каза күрмәгән.
Протест белдерүгә Швеция полициясенең Стокгольмда Коръән китабы белән Ирак байрагын яндырырга рөхсәт итүе сәбәпче булган.
Ирак чит ил эшләре министрлыгы Швециянең Багдадтагы илчелегенә ут төртүне тәнкыйтьләде. Ил властьлары кыска вакыт эчендә тикшеренүләр үткәреп, гаеплеләрне ачыкларга кушкан.
Бу вакыйгага кадәр, 28 июньдә, Швеция полициясе Швеция башкаласы Стокгольмдагы төп мәчете каршында мөселманнарның изге бәйрәме Корбан гаетенең беренче көнендә Коръән китабы белән Ирак байрагын яндырырга рөхсәт иткән иде. Евросоюз бу вәхшилекне тәнкыйтьләвен-тәнкыйтьләде, әмма фикерләрне белдерү иреге булырга тиеш дип белдерми калмады.

Фото:tvc.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас