Дөньяда ниләр бар?
19 июль 2023, 06:29

Ике ай Тын океанда йөзеп йөргән

Ике ай! Бик озак вакыт бит бу...

Maël BALLAND / UnsplashMaël BALLAND / Unsplash
Фото:Maël BALLAND / Unsplash

Балык тоту траулеры Австралия диңгезчесен коткара, ул ике ай Тын океанда үз эте белән йөзеп йөри.

 Сиднейда яшәүче 51 яшьлек Тим Шаддок һәм аның Белла исемле эте апрель аенда Мексиканың Ла-Пас шәһәреннән Француз Полинезиясенә яхтада киткәннәр. Маршрутның озынлыгы алты мең километрдан артык тәшкил итәргә тиеш булган. Берничә көннән соң аларның корабы штормга эләгә. Нәтиҗәдә, яхтада электроника сафтан чыга. Яхта идарә итүсез һәм элемтә чараларысыз кала. Диңгезче һәм аның эте табылганчы ике ай уза. Бу вакыт эчендә алар чи балык белән тукланалар һәм яңгыр суын эчеп торалар.

Ике айдан соң Шаддокны Мексика ярлары янында вертолет пилотлары күреп ала, аннары аларны балык тоту судносы коткара. Бу вакытта австралияле бик нык ябыккан һәм сакал үстергән була.

"Диңгездә бик авыр сынаулар кичердем. Миңа ял һәм яхшы ризык кирәк, чөнки  озак вакыт диңгездә ялгыз идем. Башка яктан мин үземне яхшы хис итәм", — дип сөйли Шаддок. Диңгезче аз-азлап ризык ашый башлаган.

Ир-ат сүзләренчә, аңа балык тоту өчен җиһазлары исән калырга  ярдәм иткән. Ул яхтадагы чатыр астында яшеренеп, кояш януыннан кача алган. Хәзер траулер Мексикага юл тота, анда диңгезче медицина тикшерүе узачак һәм таләп ителсә, дәваланачак. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас