Дөньяда ниләр бар?
18 июль 2023, 07:10

Түләмә белән авыручы пациентлар дәваханәдән юк булган

Бу чир турында ишеткәнегез бармы?

phonoteka.orgphonoteka.org
Фото:phonoteka.org

Тыва республикасының Кызыл шәһәрендә түләмәдән (сибирская язва) дәваланган дүрт пациент үз ирекләре белән хастаханәдән киткәннәр. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә,  шәһәрдә барлыгы биш кешене дәваханәгә салган булганнар. Табиблар вирус йоктыручыларның  хәлен канәгатьләнерлек  дип бәяләнгән булган. Роспотребнадзор Тывада яшәүче дүрт кеше дәваланудан баш тартты, дип яза, әмма түләмә авыруы теркәлгән пациентларны тиредәге җәрәхәтләр төзәлгәч кенә хастаханәдән чыгарырга мөмкин.  

Соңгы мәгълүматлар буенча, Тывада түләмә белән авыруның биш очрагын ачыклаганнар, төбәктә барлыгы 150ләп кешегә вакцина кадаганнар. Түләмә авыруы теркәлгәннәрнең  барысы да чирле ат ите ашаган.

Роспотребнадзор илгә түләмә эпидемиясе янамый, дип ышандыра. Авыру кешедән кешегә күчми. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас