

Американың Алабама штатында полиция сигез яшьлек малайны тоткарлаган, ул, пистолет белән янап, водительдән машинасын тартып алган.
Урланган транспорт чарасы хакында белгән полиция хезмәткәрләре машинаны эзлиләр, аның руле артында Кораллы бала була. Хокук сакчылары яшь урлаучыны туктатырга тырышканда, ул газга баскан һәм эзәрлекләү башланган.
Ахыр чиктә малай, идарә итүне югалтып, икенче машинага бәрелә һәм туктый. Шуннан соң аны кулга алалар. Ул талауда, полициядән качуда һәм законсыз рәвештә корал йөртүдә гаепләнә.
Чыганак: lenta.ru