Дөньяда ниләр бар?
18 июль 2023, 05:51

Канатлы кырмыскалар һөҗүме көтелә

Әстагъфирулла!

Stephane Bidouze / Shutterstock / FotodomStephane Bidouze / Shutterstock / Fotodom
Фото:Stephane Bidouze / Shutterstock / Fotodom

Мәскәүдә Lasius niger төрендәге канатлы кырмыскалар һөҗүме башланырга мөмкин. Бу хакта башкала халкын Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты биология фәннәре докторы Елена Федосеева кисәтте. Энтомолог билгеләп үткәнчә, шәһәрдә кырмыскаларның барлыкка килүе бөҗәкләрнең ел саен парлы җәйләре белән бәйле. Мондый хәл яңгырлар чорынннан соң, урамда җылырак булганда теркәлә. Федосеева тынычлык сакларга чакыра һәм мондый кырмыскалар кешегә бернинди зыян китерми, дип белдерә.

Кырмыскаларның  күпләп җыелуы бер атнадан артык дәвам итмәячәк, шул ук вакытта бу чор ике атна дәвам итәргә мөмкин. "Яңгырлар башлану белән бу  хәл тукталачак. Хәзер алар өчен иң кулай вакыт: җитәрлек дәрәҗәдә  дымлылык бар,  температура да бик югары түгел, ләкин шул ук вакытта җылы. Ә 16 градуска кадәр суытты исә  — алар тиешле һава торышын көтеп утырачаклар", — дип аңлатты Федосеева. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас